Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен бөек язучы Л.Н. Толстоның 190 еллыгына багышланган әдәби кичә узды. Үзәк белгечләре Л. Н. Толстойның иҗат тормышы белән таныштырдылар, презентация карадылар. Бу чараның максаты балаларда Л.Н.Толстойның иҗатына, китапларына кызыксыну уята. Шулай ук балалар Толстойның “Филипок”, “Прыжок” әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карадылар.Караганнан соң алар үзләренең фильм турындагы хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Кичәнең йомгак итеп балалар шигырьләрен сөйләделәр. Белгечләр фикеренчә, мондый чаралар әдәби әсәрләргә мәхәбәт уяталар.