2018 елның 18 апрелендә Яшел Үзән психоневрологик интернатының актлар залында, Игелек атнасын билгеләүгә багышланган “Йөрәгеңдә игелек чәч” тамаша- чарасы уздырылды. Чараның максаты- интернатта яшәүчеләр арасында әхлак нормаларын, үзара аралашу тәрбиясен, игелек, мәрхәмәтлелек кебек төшенчәләрне формалаштыру һәм аларның тормышта ролен аңлату иде.
Бәйрәм чарасы рус шагыйрләренең кешеләргә яхшылык кылу, игелек вә кайгыртучанлык турындагы матур шигырьләре белән башланып китте. Чын Игелек ни икәнен аңлар өчен, тамашачыларга “Игелекле эшләр” иленә сәяхәт итәргә тәкъдим ителгән иде. “Яхшылыкка минем юлым” мавыктыргыч сәяхәт белеп тануларын үстерә торган төрле вазыйфа-биремнәр белән үрелеп барды. “Әйтем-мәкальләр кальгасы»- укып мәгънәсен аңлат; “Әдәплелек куышы”- гыйбәрәне ихтирам сүзләре белән тәмамлап әйт; “Мәдәният утравы”- томышта булган хәлләрне тыңла да чишеп бир; “Әкияти диңгез култыгы”- әкиятләрдәге каһарманнарны һәм аларның игелекле эшләрен искә төшер.
Интернатның иҗади төркеме тырышлыгы белән “Чуар тавык” әкиятенең заманча куелышында, балалар игелеклек һәм дуслыкның алтын вә акчадан өстен булуын раслады. Чара төсле тематик слайдлар белән бизәлеп барды. Бәйрәм исә Ю.Энтинның “Яхшылык юлы” җырын башкару һәм татлы бүләкләр белән тәмамланды.
Чараның оештыручысы: тәрбияче Н.А. Артемьева