«Чудское күле». «Веста» Үзәге.

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Рәсәй тарихының истәлекле даталары һәм балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Ольга Тугашова 10 нчы санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнелүче балалар өчен  «Чудское күле» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларның танып белү өлкәсен үстерү, ватанпәрвәрлек һәм Россия тарихы белән кызыксынуны тәрбияләү.

Дәрес башында социаль педагог укучыларга тарихка сәяхәт кылырга тәкъдим итте,  «Боз сугышы» дип кереп калган Чудское күлендә узган көрәш турында сөйләде. Әлеге вакыйгалар 1242 елның апрель аендагы Псков губерниясының Чудское күлендә Ливонский ордены немец гаскәрләре белән боздагы бәрелешләрне чагылдыра. Ул вакытларда яшь булуына да карамастан үзенең көчле сугышларны алып баруы һәм яхшы стратег булуы белән дан казанган князь Александр Невский идарә итә. Бу бәрелеш тә искәрмә булмаган, Александр Ярославичның планы нәтиҗәсендә рус гаскәрләре җиңү яулаганнар: немец рыцарьларының күбесе үтерелгән, күбесе доспехлары авырлыгынан боз астына киткән, күбесе әсирлеккә алынган. Бу боз сугышы тарихка хәрби тактика һәм стратегиянең искиткеч үрнәге булып кереп кала.

Дәрес ахырында, социаль педагог балалардан Рәсәйнең хәрби даны буенча сәяхәт нинди хисләр уятуын сорады. Балалар Александр Невскийның батырлыгы һәм хәрби зирәклеге белән соклануларын әйттеләр, үз халкыбыз белән горурланабыз дигән фикерләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International