Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатында «Җиңү өчен – мең рәхмәт» темасына әңгәмә.

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрель көнне, Югары Утар  акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында, тәрбияче Хузина Алисә балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә алып барды. Барлыгы 15 бала катнашты.

Әңгәмәнең максатлары:

  • яшь буында тарих белән кызыксыну уяту, үз халкыңның бөек җиңүләрен искә төшерү;
  • ил тарихында булган иң зур җиңүне онытмаска кирәклеген аңлату;
  • үз халкың белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү, аларга рәхмәт сүзләре җиткерү.

Бу ел, безнең илебез, Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтә. Котычкыч сугыштан соң бик күп еллар үткән. Үз гомерләрен кызганмый сугышкан ветераннарыбыз да елдан -  ел кими.

Әңгәмәбез барышында балалар белән Сугыш нәрсә ул?, Бөек Ватан сугышы барган елларны, бөек илбашларын искә тошердек. Куркыныч сугыш барган фронтларны, тылда ничек көрәшүләрен презентациядан күзәттек.

Әңгәмәбез ахрында “Мәскәү астында немец гаскәрләрен тар-мар итү” дигән документаль фильм карадык. Ахырда, балалар белән йомгак ясаганда, без Җиңүнең нинди югалтулар аша килгәнен онытмаска тиешле икәнебезне янәдән искә төшердек. “Әби – бабаларыбыз, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткәннәр, без аларга гомер буе рәхмәтле булырга тиеш!,- дигән сүзләр белән тәмамладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International