19 апрель көнне “Восток” мәдәни күңел ачу үзәгендә “Җиңүгә йөрәгең белән кагыл...” ( “ Сердцем к подвигу ты прикоснись!») исемле конкурсның сайлап алу туры узды. Әлеге конкурс Бөек Җиңүнең 73 еллыгын яктыртып Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге һәм “Восток” мәдәни күңел ачу үзәге белән берлектә үткәрелә.
“Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” та тәрбияләнүче Александр Шартов вокал номинациясендә үзенең сәләтен сынап карады. Конкурсант Бөек Җиңүгә багышланган патриотик рухтагы җырлар башкарды. Бәйгенең әлегә нәтиҗәләре билгеле түгел. Александрга уңышлар телибез.