Тормыш миллилитрлары

2018 елның 20 апреле, җомга

20 апрель көнне «Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләр өчен донорлык турында «Тормыш миллилитрлары» дигән дәрес узды.

Көн саен меңләгән кеше төрле сәбәпләр аркасында кан агызуга мохтаҗ. Донорлар кемнәр алар, аларга нинди таләпләр куела,  донор каны кайларда кулланыла һәм ничек саклана – шундый һәм башка сорауларга балалар уздырылган дәрестә җавап таптылар. Балалар «Тормыш бүләк итүчеләр» дигән презентация карадылар, үзләре өчен нәтиҗәләр ясадылар: кан запасларын даими тулыландыра кирәк, кешеләргә донорлык мәсьәләләре буенча актив позицияне тотарга моһим, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, игелекле һәм  шәфкатьле булырга.

Дәрес ахырында балаларга үзләрен донорлар итеп күз алдына китерергә һәм үз символик кан тамчысын ясарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International