Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне профилактикалау «Ариадна җебе» технологиясе эше буенча «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова 6 номерлы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 15 бала өчен “Ничек дөрес тукланырга” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: дөрес туклануның сәламәтлеккә нинди йогынты ясавын күзаллауны формалаштыру, төп продуктларның азык кыйммәте буенча сәламәтлеккә йогынтысын исәпләп чыгарырга өйрәнү, азык-төлекне дөрес сайларга өйрәтү.
«Баллы-тозлы-әче” уены барышында тупны тотучы, шушы сыйфатка туры килгән азык-төлекне атарга тиеш булды. Мәсәлән, баллы – шоколад, әче– лимон, тозлы – кыяр. Дәреснең төп өлешендә белгеч балаларга азыкның нинди өлешләрдән торуын сөйләде, иң төп әйберләр – аксым, май һәм углеводларны атап үтте. Уен аша бу матдәләр булган азык-төлекләрне әйттеләр. «Зарарлы - файдалы» уенында, балалар сәламәтлек өчен файдалылыгы буенча ике төркемгә бүлделәр. “Дөресен әйт” уенында балалар үзләре яраткан ашамлыклар турында сөйләделәр, без сәламәтлек өчен бик үк файдалы булмаган азык яратабыз икән дигән нәтиҗәгә килделәр. Соңыннан катнашучылар бер көнгә үзләренә туклану режимы төзеделәр.
Дәрес ахырында, белгече балаларга сәламәтлек өчен файдалы азык-төлек кенә ашарга һәм сәламәтлекләрен сакларга кирәк дигән теләк теләде.