“Юлдаш”та “Җиңү агачы” акциясе узды

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

2018 нче елның 20 нче апреленнән 28 апреленә кадәр Татарстан Республиксында “Мәрхәмәтлелек елы” ирекле акциясе игълан ителде.

         Әлеге акциядә “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш” та актив катнаша. Бүген интернат-йортта яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы яшьләр, реабилитологлар белән берлектә “Җиңү агачы” исемле акция уздырды.

         2016 елда “Безнең кадерле Ветеран” исемле социаль-гуманитар акция кысаларында интернат –йорт тирәсендә Бөек Ватан сугышының тыл ветераннары хөрмәтенә “Изгелек һәм мәрхәмәтлек аллеясы” ачылды. Ул аллеяда ветераннар, хезмәткәрләр һәм волонтерлар белән берлектә, юкә агачлары утыртты. Бүген “Җиңү агачы” акциясе кысаларында, шул агачларның төпләрен йомшартып, акшарладылар, әйләнә тирәсен матурлап, чуп-чардан арындырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International