Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” Габдулла Тукайның

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөреп дәваланучы балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  тууына 132 ел уңаена багышланган      “Тукай әкиятләре эзеннән” исеме астында үткәрелгән тематик кичәдә катнаштылар.   Балалар сайт ярдәмендә Г. Тукайның  тормыш юлын: бәхетсез балачак елларын, үсмер вакытын, егет булып өлгергән яшьлек елларын тагын бер тапкыр искә алдылар. Аның барлык халыклар күңеленә сеңеп калган әсәрләрен, шигырьләрен укыдылар. Балалар бөек Тукаебызның кайбер шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татарча тәрҗемә ителгән Г. Тукай әсәрләре  буенча мультфильмнар карадылар. Әкият тамашачыларны су буена алып килә, басмада “Су анасы” чәчләрен тарап утыру күренеше белән башланып китә. “Су анасы”  су тирәли әйләнеп йөргәндә “Бала белән күбәләкне” очрата. “Су анасы” балаларны аланлыкка чакырып татар –халык милли уеннары уйныйлар. “Сарык белән Кәҗә” бүре башы табып  баларны су ташу уеннарын уйнаталар, күл буенда балык тоталар. Аланга урманнан “Шүрәле”килеп чыга. Акырадыр, кычкырадыр “Су анасын” кытыклап үтерергә тели. Болар тавышын ишетеп эшеннән бүленеп “Былтыр”чыга. “Шүрәлегә” шарт куя бүрәнә кисеп арбага салыйк, -ди.  “Шүрәле” бу ялганга алдана һәм егет бармакларын бүрәнәгә кыстыра. “Шүрәле” акыра-бакыра, ычкындырырга ялвара, балалар белән уеннар уйнар идем, яхшы  булырга сүз бирә.  Бәйрәмне оештыручы белгечләр сүзе буенча, әкияти чара әхлаки тәрбия бирә, татар мәданиятына мәхабәт уята.Мондый кичәләр үткәрү шагыйрьләребезне онытмаска, гел күңелләребездә сакларга ярдәм итә.  Габдулла Тукай Арча районының горурлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International