приютның шәфкать туташы Секалина Г.А. мәктәп яшендәге балалар белән «СПИД ны бергә туктатыйк» акциясе үткәрде. Акциянең максаты яшүсмерләрнең СПИД турында мәгълүматлы булуларын өйрәнү булды. Бурычлар: -вируслар ачутарихы белән танышу; -Спид вирусының төзелеше үзенчәлекләреначу; -Вирустапшыру юллары һәм авыруының профилактика чаралары. Дәрес “Нәрсә ул СПИД(ВИЧ)инфекция һәм аннан ничек сакланырга?” дигән сораудан башланды. Балалар ВИЧ һәм СПИД турында лекция тыңладылар. Сораулар бирделәр һәм үзләре үк кызык сындырган сорауларга җавап таптылар. СПИД һәм ВИЧның аермасы, профилактика чаралары турында бәхәсләшү үткәрделәр.Аннары һәр теләгән кеше аерым ВИЧ турында белешмәлек укый алды. Соңыннан урамда кешеләргә белешмәлек тараттылар.