25 апрель 2018 ел, чәршәмбе
Тәрбиячеләр Исхакова Татьяна һәм Рожина Любовь мөмкинлекләре чикләнгән 18 бала өчен спорт – сәламәтләндерү бәйрәмен үткәрделәр.
Бу чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик сыйфатларны үстерү тора.
Бу бәйрәм берничә этаптан торды: башта “Сәламәт бул” дип аталган әңгәмә үткәрелде, аннары балаларны спорт марафоны, уеннар көтте.
Барлык катнашучылар күп ләззәт һәм тәэсир алдылар. Бәйрәм балаларның кәефләрен күтәрде һәм алар кыенлыкларны җиңеп чыгар өчен команда булырга кирәк икәнлеген аңладылар.