Бөтенроссия «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәрендә янгын нәтиҗәсендә зыян күргән һәм тулысынча фатирлары янып, бар мөлкәтен югалткан гаилә өчен булдыра алганча җыеп, матди ярдәм күрсәттеләр.
2018 елның 26 апрелендә “Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү Республика Үзәге” ДБУнең Бөгелмә бүлекчәсендә Европа иммунизация атнасы кысаларында халыкка вакциналаштыруны аңлату һәм аны популярлаштыруга юнәлтелгән лекция-дискуссия үткәрелде.
БөтенРәсәй «Язгы игелек атнасы» һәм Республика иреклеләр «ДоброГод» акцияләре кысаларында 2018 елның 26 апреле көнне «KoVеR» яшьләр инициативалары үзәгендә Түбән Кама шәһәр Советы, Түбән Кама муниципаль районы Советларының даими утырышы узды. Бу чарада депутатлар, шәһәр башкарма комитеты әгъзалары, уку йортларыннан килгән вәкилләр, волонтер-студентлар катнаштылар. Катнашучылар сафына «Веста» Үзәгенең социаль педагогы да керде.
27 апрель көнне Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән “Язлар килә ел да Тукай белән” исеме астында әдәби марафон узды. Чараның максаты: укучылар арасында шагыйрьнең иҗатын популярлаштыру иде. Марафонда студентлар олуг шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, иҗаты турында әңгәмә кордылар. Чарада 50 кеше катнашты, алар арасында “Изгелек” социаль үзәгендә исәптә торучылар да бар иде.
2018 елның 27 апрелендә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең семья һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү отделы хезмәткәрләре Вафина Йолдыз һәм Тахиуллина Гүзәл УФСИН белән берлектә “Суицид барлыкка килү сәбәпләре”темасына чара үткәрелде.
Чара барышында җаваплылыкка тартылган ата-аналар видеоролик карап үттеләр һәм әңгәмә уздылар.
Балигъ булмаган балаларның ялын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Шапито» циркы администрациясе белән берлектә социаль хезмәттә торучы 30 бала өчен “Буй-буй рейс” дип аталган хәйрия тамашасын каруны оештырдылар.
27 апрель көнне Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә пожар вакытында эш итү буенча Сарман районы буенча янгыннан саклау 131 булеге, газ оешмасы, Сарман электр челтәре булеге , район узәк хастахәнә хезмәткәрләре белән күмәк тренировка узды. “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре пожар вакытында эвакуация алымнарын кабатладылар.