“Буй-буй рейс”. «Веста» Үзәге.

2018 елның 27 апреле, җомга

Балигъ булмаган балаларның ялын оештыру эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Шапито» циркы администрациясе белән берлектә социаль хезмәттә торучы 30 бала өчен  “Буй-буй рейс” дип аталган хәйрия тамашасын каруны оештырдылар.  Максаты: балаларны социаль-мәдәни адаптацияләү һәм социальләштерү.

Цирк сәнгатенә инде берничә мең ел, әмма ул ел да балаларны һәм өлкәннәрне мавыктыргыч һәм күңелле тамашалары белән шаккаттыра һәм сокландыра. Мондый тамашаларны карау – һәрвакыт сөенечле һәм ниндидер могъҗиза көтү белән бәйле. Цирк тамашасы башланыр алдыннан балаларга бинада үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур икәнен искәрттеләр. Балалар кызыксынып артистлар чыгышын карадылар. Аеруча дүртаяклылар һәм кошлар чыгышы балаларга ошады, юлбарыс һәм арысланнаор сокландырды. Шулай ук, тәнәфес вакытында олыларны да балаларны көлдергән клоун балаларга хуш килде.

Бу чыгышны караган малайлар һәм кызлар, мондый тамашалар вакытында бөтен дөньяңны онытып, барлык чыгышларга бирелеп китәсең дип икърар иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International