2018 елның 26 апрелендә “Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү Республика Үзәге” ДБУнең Бөгелмә бүлекчәсендә Европа иммунизация атнасы кысаларында халыкка вакциналаштыруны аңлату һәм аны популярлаштыруга юнәлтелгән лекция-дискуссия үткәрелде. Әңгәмәдә Үзәкнең педагоглары һәм Үзәктә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар катнашты. Әңгәмәнең башында вакциналаштыру нәтиҗәсендә кешелекнең чума, кызамык, оспа кебек куркыныч авыруларны җиңүе турында билгеләп үтелде. Аннан соң әңгәмәдә катнашучылар бу проблема буенча фикер алыштылар.