Алдан әзерлек эшләре вакытында хезмәткәрләргә янгын чыккан очракта hәм гадәттән тыш хәлләр вакытында ниләр эшләргә кирәклеге турында тагын бер тапкыр искәртелде.
Сәгать 10 да янгын турында хәбәрләмә ишетугә, хезмәткәрләрнең бер өлеше интернатта яшәүчеләрне эвакуацияләүгә, ә янгын сүндерү дружинасы сүндерү имитациясенә керештеләр.
Эвакуация төгәлләнгәч инспектор Соборнов В.С. нәтиҗә ясады hәм куелган максатның үтәлүен уңай яктан бәяләде.