Бөтенроссия «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәрендә янгын нәтиҗәсендә зыян күргән һәм тулысынча фатирлары янып, бар мөлкәтен югалткан гаилә өчен булдыра алганча җыеп, матди ярдәм күрсәттеләр.
Биш мең сум күләмендә җыелган акчага, “Стройландия” кибетеннән сертификат алынды. Монда гаилә өчен кирәк булган барлык төзү материаллары һәм йор кирәк-ярагын алырга була. Сертификат гаиләгә тапшырылды.