22 нче апрель көнне Санкт-Петербургта мини-футбол буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенрәсәй Спартакиадасы старт алган иде. Әлеге Махсус Олимпиаданың төп максаты – җәмгыять тормышында продуктив катнашкан, әмма интеллектуаль үсешләрендә тайпылышлары булганнарга, үз осталыкларын күрсәтә белү өчен мөмкинлекләр тудырып, спорт ярышмасы аша җәмгыятнең тулы хокуклы әгъзалары булуда ярдәм итү.
Олимпиадада катнашучылар саны һәрвакыт арта бара: Җиңү данын яулар өчен быел 16 төркем катнашты. Командабыз Татарстан Республикасының психоневрологик интернатларының иң яхшы футболчыларыннан тупланган иде. Республика командасына 10 кеше сайлап алынды: Алексей Бурганов, Андрей Малахов, Федор Квасов, Салават Гараев – Яшел Үзән ПНИ (мөдире О.В.Шишкин), Павел Шадрин, Алексей Гусев, Дмитрий Иванов, Денис Зартдинов - Казан ПНИ (мөдире М.Р.Валитов), Константин Немирский, Константин Тарковский - Алабуга ПНИ (мөдире Р.Н.Рахматуллин).
Җиңүчеләрне билгеләү өчен берничә уен уздырылды. Иң мавыктыргыч тамаша булып 1-нче урынга дәгва итүче Татарстан һәм Владимир өлкәсе җыелма командалары арасында булды. Командабыз тренеры Александр Васильченко әйткәнчә, бу уен башыннан алып, соңгы минутларына кадәр һәммәсенең дә дикъкатен чигеп, бик кызу барды. Ярышташларына һич мөмкинлек калдырмыйча, Татарстан командасы 4:0 исәбе белән җиңеп, финал ярышта Олимпиаданың Җиңүчесе булды.
Җиңүчеләр һәм призерлар мактау кәгазьләре, медальләр, кубоклар белән бүләкләнде. Шушы мөһим ярышта мактауга лаек чыгышлары өчен безнең спортчыларыбызны һәм аларның тренерын Васильченко Александр Борис улын чын күңелдән тәбрик итәбез һәм аларга киләчәктә яңа үрләр яулауда җиңүләр һәм уңышлар телибез!