2018 елның 23 апреленнән 29на кадәр Европа иммунизация атналыгы үткәрелә. Атналыкның төп максаты-тормышны саклауда, авырулар вакытында профилактик чаралар күрүдә иммунизациянең мөһим роль уйнавы. Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен “ Һәрбер кеше өчен иммунизация бик әһәмиятле” дигән лекция укыдылар. Лекциянең эчтәлеге инфекцион авырулар вакытында, иммунитетны ныгытканда, олы яшьтә дөрес туклануда иммунизациянеңәһәмиятле булуыннан торды.