27 нче апрель 2018 ел, җомга көн
Май аенда бар халык Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Еллар үткән саен сугыш кайтавазы яңадан-яңа төсмерләре белән халык хәтерендә ныграк яңара.
Бүген Федоровка интернат-йортында Бөтенроссия “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе кысаларында тәрбияче Рәйсә Гайнуллина Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары белән “Җиңү агачы” дип исемләнгән иҗади шөгыль үткәрде. Чараның максаты – Ватанны яклаучыларның батырлыгын искә алу һәм иҗади фикерләүне үстерү иде. Социаль хезмәт алучы ветераннарыбыз зур тырышлык белән үзләре күзаллаган агачны төсле карандашлар ярдәмендә кәгазьгә төшерделәр. 90 яшен тутырган Нина әби Захарова үзенең рәсемендә тыныч тормышны сүрәтләп, тыныч тормыш бүләк иткән кешеләргә рәхмәтен белдерде.