20 апрельдә Язгы игелек атнасы старт алды. Бу вакыйга белән бәйле рәвештә 23 апрельдә “Милосердие” Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре “Георгий тасмасы” акциясе уздырдылар. Хезмәткәрләр һәм социаль ярдәм алучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар үзәк волонтерлары белән берлектә Җиңү Көне алдыннан шәһәр халкына георгий тасмалары тапшырдылар. Шулай ук балалар шәһәрлеләргә георгий тасмасының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр.
Георгий тасмасы һәрвакыт Җиңү Көне белән бәйләнгән. Бу тасманың төсләре түбәндәге мәгънәгә ия:
•кызгылт-сары — мәңгелек ут ялкынын символлаштыра ;
• кара төс – илебезнең янган шәһәрләренең төтене.
Шушы төсләрне тәшкил иткән орденнар һәрвакыт хәрби бүләк булып саналган.
Шәһәр халкы георгий тасмаларын горур рәвештә үзләренең киемнәренә беркеттеләр һәм кадерле бүләк өчен балаларга рәхмәтләрен белдерделәр.