Зәй муниципаль районы башлыгы концлагерда тоткынлыкта булган, Бөек Ватан сугышы ветеранын Бөек Җиңү көне белән котлады

2018 елның 28 апреле, шимбә

 

28 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесендә Бөек Җиңүгә багышланган чара узды.

Балалар белән очрашуга яшүсмер вакытында концлагер тоткыны булган Винокурова Мария Трофимовна килде.

Канкойгыч сугыш турында фильм караганнан соң,  Мария Трофимовна үзенең балачагы, сугыш елларында кичергән газаплар, сугыштан соңгы авыр тормыш турында сөйләде.

Балаларның сораулары бик күп булды. Җиңү көнен каршылау, безнең Республикага ничек килеп урнашу һәм башка бик күп сорауларгв ветеран бик теләп җавап бирде.

           Мария Трофимовнаны котларга дип Зәй муниципаль районы башлыгы  Каримов Разиф Галиевич,  Зәй муниципаль район Башкарма комитеты Башлыгы урынбасары  Чапков Александр Владимирович, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы  Хузина Эльмира Габдулхаковна килделәр.

Үз чиратында Мария Трофимовна район җитәкчелегенә һәм “Шатлык” үзәгенә сугыш ветераннарына  булган игътибарлы мөнәсәбәт өчен үзенең җылы хисләрен җиткерде, сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International