Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэминитү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә 1986 елның 26 апрелендә Украина республикасы Чернобыль атом элетростанциясенең 4 нче энергоблогында булган шартлау фаҗигасын искә алу чарасы узды. Бу көнне30 километр радиуста булган 115 мең кеше эвакуацияләнде. 600 меңнән артык кеше, шул исәптән безнең шәһәрдәшләребез дә бу фаҗиганы бетерүдә катнашты.
“Р.Ш.Фардиев исемендәге татар гимназиясе” укучылары “Чернобыль Созы” җәмгыяте оешмасы председателе Владимир Сергеевич Санин, авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Наил Фархутдинович Кашапов, Тәлгат Мударисович Марданов, Вячеслав Николаевич Лыков белән очраштылар.Очрашуда катнашучылар арасында балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы, социаль адаптацияне авыр кичерүче балалар да бар иде.
Балаларга “Балаларга Чернобыль турында “ дип аталган документаль фильм күрсәтелде.
Чарага килгән кунаклар 6 ай эчендә нинди эш башкарулары, сәламәтлекләренә килгән зыян турында сөйләделәр, “соры урман” ны искә алдылар, дәүләт тарафыннан бирелгән медальләр турында сөйләделәр.
Балаларны бик күп сораулар кызыксындырды. Очрашу ахырында балалар фаҗига шахитлары белән фотога төштеләр.