2018 елның 26 апреленда тәрбияче Сагидуллина М.В. мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән дәрес үткәрде, анда балалар транспорт турындатабышмаклар чиштеләр.
Транспорт турында табышмакларны теләсә кайсы урында бирергә була, балалар аларны бик яраталар, җиңел истә калдыралар.Өстәвенә, алар әйләнә -тирә дөньятурында күз алдына китерергә булышалар, балаларнытранспортта йөрү кагыйдәләренә, шулай ук,юлдакуркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтәләр.
Әмма әлеге табышмакларны чишкәнче, без укучылар белән нинди транспорт төрләре була һәм нинди транспорт карый теге яки бу төргә икәнен искә төшердек.
Аннан соң, су, һава, җир асты һәм җир өсте транспорты төрләре турында табышмакларга җавап бирделәр.
Табышмаклар чищү балаларга бик ошады, кайберләре үзләренә ошаган табышмакны ятлады да әле.