Беренче май көнне иртәдән Аксубай поселокның үзәк мәйданында музыка яңгырап торды.
Сосна авылында яшәүче Ибраһимов Зөфәр Ибраһим улына 29 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Сосна авыл җирлеге башлыгы Рәис Садыйков, җаваплылыгы чикләнгән “Сосна” җәмгыяте директоры Фирдәүс Ситдиковлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Түбән Кенә авылында яшәүче Зарипова Рауза Габделбәр кызына 90 яшь тулды.
2018 елның 29 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында, тәрбияче Нуриева Л.Р. җитәкчелегендә туган илгә лаеклы шәһес тәрбияләү максатыннан, патриотик чара үткәрелде.
Акциянең максаты – бәйрәмсимволы булдыру, XX гасырда иң куркыныч сугышны кичергән, безнең җиңүнехәтерләү һәм үз-бабаларыбызның батырлыклары өчен горурлану хисе беләнбарлык кешеләрне берләштерү.
29 нчы апрель көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре оешма биләмәсен чистарту буенча өмә үткәрделәр.
«Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү Республика Үзәге” ДБУ Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесы “Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсе”хезмәткәрләре белән берлектә күрү буенча инвалидлар өчен көнкүрештә кирәкле файдалы приборлар темасына мастер-класс үткәрде.
28 апрель, 2018 ел, Шимбә
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан Алабуга районында янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының фатирларында янгын турында хәбәр бирә торган датчиклар урнаштыра башладылар. Өлкәннәр яши торган торакларны бу җайланмалар белән җиһазлау аеруча мөһим. Төтен исе чыгуга әлеге җайланма кычкыра башлый. Әлеге эшне янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре Алабуга шәһәренең “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булеге белгечләре белән берлектә оештырдылар. Бүгенге көнгә мондый чара 18 сугыш ветераны яшәгән торакта башкарылган. Эш барышында өлкәннәр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр тапшырылды.