“Барс Мед” диагностика үзәге белгечләре Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терлэклэндерү бүлегнә йөрүчеләрне консультировать итергә киләләр . Диагностика җитәкчесе Денис Ростов чираттагы тапкыр “Профилактика һәм авыруларны дәвалау” темасына лекция үткәрде. Мондый очрашулар бик мөһим, чөнки йөрәк- тамыры, онкология авырулары өлкәннәрдә һәм яшьләрдә үлем сәбәбе буларак, еш очрый. Медицина әлеге авыруларга каршы көчсез, шуңа күрә, мондый консультатив очрашулар бу авыруларны китереп чыгармау һәм кисәтә өчен бик уңайлы. Денис Петрович сүзе буенча “Сәламәт яшәү рәвеше” бу авыруларның профилактикасы булып тора, -ди.
Бөек Ватан сугышы ветераннары слайдлар һәм буенча бик күп кызыклы, файдалы нәрсәләр күрделәр һәм ишеттеләр. Ветераннар файдалы киңәшләр өчен очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр, һәм озын гомер үзебездән тора дигән нәтиҗә ясадылар.