Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” “Чәчәк атучы бакча”

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Арчаның  «Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә, “Без булдырабыз” проекты кысаларында   “Чәчәк атучы бакча” проекты тормышка ашырыла һәмтәрбияләнүчеләрне чәчәк үсентеләре үстерергә өйрәтәләр. Балаларны бигрәк тә орлыкларның шытып чыгулары, үсешләре кызыксындыра. Шуңа күрә,  яз көне  тәрәзә төбендә чәчәк үсентеләре үстереләр. Балалар турыдан – туры орлык чәчүдә һәм үстерүдә катнашалар. Алар кечкенә бармаклары белән чәчәк орлыклары чәчәләр һәм үсешен күзәтәләр. Тәрбияче Гүзәлия Мөхәммәтшинакызы әйтүенчә, орлык утыртканда, һәм аларның үсешен күзәткәндә, баларның бу өлкәдәге белемнәре ныгытыла. Уздырылган чаралар хезмәти тәрбиягә зур этәргеч булып тора. Шулай ук проектта катнашу- яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә  сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү өчен  уникаль  мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International