Чирмешәндә Батырларга дан аллеясына бардык

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү көне алдыннан Чирмешән картлар йортында берничә тематик чара үткәрелде. Шуларның берсе мемориаль зонада Билгесез солдат һәйкәле янында урнашкан Батырларга дан аллеясына бару булды. Аллеяда Бөек ватан сугышы геройларының исемнәре язылган гранит стеллалар, Ватанны саклаучыларга һәйкәлләр, танк экспозицияләре  куелган. Интернатта яшәүчеләр тарихи урыннар буйлап йөределәр, һәлак булучыларны искә алдылар. Тиздән алар өчен концерт оештырылачак, тыл труженникларына, интернатта яшәүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International