ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Җиңү көне уңаеннан “Апрель” үзәгендә “Беркем дә онытылмады” дигән арт-акция үткәрелде.

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнгән көннәрдә, район җитәкчелеге, шул исәптән социаль яклау бүлеге башлыгы Шәфыйкова Г.А., район биләмәсендә яшәүче сугыш ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Алар арасында социаль хезмәтләрдән файдаланучы 5 сугыш ветераны да бар.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Җиңү бәйрәме кысаларында ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган гражданнарга һәм Шемордан поселогындагы “Балкыш” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләндерү үтә торган гражданнарга бәйрәм открыткалары әзерләделәр. Әлеге чараның төп максаты – безнең ил геройларын истә тоту һәм алар белән горурлану, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

2 май көнне социаль хэзмэткэрлэр, волонтерлар хэм БОУ № 12 балалар бокчасында тэрбиялэнучелэр белэн берлектэ ,котлау акциясе уздирдылар. Бу чара 9 Май-жицу коненэ багышлап уткэрелде.

2017 елнын 8 май көнендә Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече белән берлектә ДЦ “Волонтер” активистлары “Георгий тасмасы” дип исемләнгән акция үткәрделәр.

Бөек җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү чаралары авыл җирлекләрендә башланып китте. Культура йортларында, мәктәпләрдә сугыш ветераннары, тыл ветераннары белән очрашулар үтте. Сугышта һаләк булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салынды. “Үлемсез полк” акциясенә кушылып, сугыш кырында һаләк булганнарның фотоларын тотып тантаналы марш белән үттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды. Авыл җирлекләре башлыклары социаль хезмәткәрләр белән берлектә сугыш ветераннарының өйләренә барып буләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

 8 май 2018 ел

Ветераннарны котлау

             9 май бәйрәме Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында һәрвакытта да аеруча тантаналы рәвештә бәйрәм ителә. Бүген интернатта  ике Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне, бер сугыш ветеранының тол калган хатыны яши. Аларга бу көннәрдә аерым игътибар күрсәтелә. Ветераннарыбызга Яңа Чишмә сельсоветыннан, Россия Почтасыннан, Татарстан Республикасы Советы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасыннан азык-төлек пакетлары, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасы президенты һәм Россия Федерациясе президентының котлау открыткалары  тапшырылды. Буген Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре бездә яшәүчеләр өчен китаплар күргәзмәсе оештырдылар һәм Бөек Ватан сугышы турында тематик чара уздырдылар.

Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп укучылары белән берлектә социаль  хезмәтләрдән файдаланучы ветераннарны Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлауны дәвам итә.

Җиңү көне алдыннан социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен максатчан заезд оештырылды. Бу заезда социаль хезмәт алучылар арасында 14 сугыш чоры балалары һәм 1 Бөек ватан сугышы ветераны бар. Ильясов Зиннур Шәйхевәли улы 1923 елның 8 сентябрендә дөньяга килә. Ул Ватан сугышы ордены белән, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

8 май 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә 8 май көнне Җиңү көненең 73 еллыгына багышланган бәйрәм концерты үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International