7 майда Чирмешән картлар йортында яшәүчеләр Туган як музеена экскурсия ясадылар.Алар сигез күргәзмә залы белән таныштылар. Монда Чирмешән турында хронология буенча тарихи чыганаклар, документлар, материаллар тупланган.Чирмешән җиренең урнашуы,үзләшүе экспонат рәвешендә бирелгән. Музей экспозицияләрендә бу як халкының көн-күреше, яшәү рәвеше, культурасы, тарихи чорлары чагылдырылган. Биредә эшләүчеләр безне якты йөз белән каршы алып, кызыклы итеп экспонатлар белән таныштырдылар, ачык йөз белән озатып калдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)