2018 нче елның, 8 нче мае, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәткәр Рәмзия Хайбулова китапханә хезмәткәре Дарья Миронова белән берлектә «Уйнагыз, гармуннар..» дигән темага сугышкан җырлар кичәсе үткәрделәр.
Кичәнең максаты Ватанны саклаган өлкән яшьтәге ветераннарга хөрмәт һәм патриотик хисләр уяту иде.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар «Җиңү көне», «В землянке», «Катюша», «Смуглянка» дигән сугышчан җырларның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Социаль хезмәт алучылар бу сугышчан җырларны тыңлап, йөрәк аша үткәрделәр һәм аларның шатлыклары күз яшьләрендә күренде. Кичә ахырында Бөек Ватан Сугышында катнашкан үз туганнарын искә төшереп, алар турында сөйләделәр, чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Чарада 27 мөмкинлекләре чикләнгән инвалид катнашты.