Бөек җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү чаралары авыл җирлекләрендә башланып китте. Культура йортларында, мәктәпләрдә сугыш ветераннары, тыл ветераннары белән очрашулар үтте. Сугышта һаләк булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салынды. “Үлемсез полк” акциясенә кушылып, сугыш кырында һаләк булганнарның фотоларын тотып тантаналы марш белән үттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды. Авыл җирлекләре башлыклары социаль хезмәткәрләр белән берлектә сугыш ветераннарының өйләренә барып буләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.