8 май 2018 ел
Ветераннарны котлау
9 май бәйрәме Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында һәрвакытта да аеруча тантаналы рәвештә бәйрәм ителә. Бүген интернатта ике Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне, бер сугыш ветеранының тол калган хатыны яши. Аларга бу көннәрдә аерым игътибар күрсәтелә. Ветераннарыбызга Яңа Чишмә сельсоветыннан, Россия Почтасыннан, Татарстан Республикасы Советы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасыннан азык-төлек пакетлары, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасы президенты һәм Россия Федерациясе президентының котлау открыткалары тапшырылды. Буген Үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре бездә яшәүчеләр өчен китаплар күргәзмәсе оештырдылар һәм Бөек Ватан сугышы турында тематик чара уздырдылар.