Җиңү көне белән!

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба ш.т.п. «Волонтер» үзәгенең активистлары белән берлектә Җиңү бәйрәме кысаларында ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган гражданнарга һәм Шемордан поселогындагы “Балкыш” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләндерү үтә торган гражданнарга бәйрәм открыткалары әзерләделәр. Әлеге чараның төп максаты – безнең ил геройларын истә тоту һәм алар белән горурлану, аларга карата ихтирамлы караш тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International