8 май 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә 8 май көнне Җиңү көненең 73 еллыгына багышланган бәйрәм концерты үтте. Концертта сугыш еллары җырлары тыңланды, балалар шигырьләр укыдылар, биеделәр, шулай ук чакырылган кунаклар чыгыш ясадылар. Караучыларга театрләштерелгән “Сугышта тормыш” дип аталган чыгыш нык ошады. Бәйрәм чарада Ватан сугышының ветераннары : Кусакин Виктор Васильевич һәм Зарипов Җәлил Резванович чыгыш ясадылар, алар балаларга яман сугыш көннәре турында, бөтен халык , балаларга хәтле үз Ватанын яклауга чыгу турында сөйләделәр.