8 май көнне "Фаберлик" компаниясе хезмәткәрләре, "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге белгечләре белән берлектә, шәһәр һәм районыбызда яшәүче һәр ветеранга бүләк тапшырдылар. Ветераннарыбыз хөрмәтенә яңгыраган рәхмәт сүзләре, матур теләкләр һәркайсының күңеленә хуш килде. Күрсәткән игътибар һәм ихтирам өчен ветераннар чын йөрәктән рәхмәтләрен белдерделәр.
Җиңү көне уңаеннан Балтач социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район ветераннар Советы җитәкчесе Рифат Абдуллин Саба картлар йортында яшәүче райондашыбыз, тыл ветераны Ринат Исхаковны бәйрәм белән котладылар.
8 май көнне Казан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры залында Бөек Ватан сугышы һәм хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында тантаналы чара оештырылды.
Бүген “Исток-Башлангыч” халыкка социаль үзәгенең актлар залында “9 май- Бөек Бәйрәм” исемле тематик кичә үтте. Аны 7нче, 8нче ТОС вәкилләре, “Исток-Башлангыч” хезмәткәрләре белән берлектә уздырды. Бәйрәмгә әлеге микрорайонда яшәүче иң актив тыл хезмәтчәннәре, ветераннар чакырылган иде. Өлкәннәр чәй табыны артында балачак хәтирәләре белән уртаклашты.
«Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләре “Ветераннар өчен чәчәк бәйләме” дигән иҗади конкурста актив катнаштылар.
8 май, сишәмбе. Урдала авылында яшәүче социаль хезмәткәр Саримова Р. волонтерлар белән бергә сугышта катнашкан Хөснетдинов Касым Гариповичны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга килделәр .
Мамадыш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терлэклэндерү бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары заезды вакытында шашка-шахмат турниры узды.
“Апрель” тернәкләндерү үзәгендә 35 Казан мәктәбенең директорлары белән очрашу булып узды.