«Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында» Җиңү көнен билгеләп үттеләр.

2018 елның 8 мае, сишәмбе

   «Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында» Җиңү көнен билгеләп үттеләр. Безнең интернатта җиде ветеран яши. Шуңа күрә бәйрәм алдының күңелле мәшәкатьләре алдан ук башланды.

   «Алтын яшь» дип аталган волонтерлар отрядының активистлары концертка залны бизәделәр hәм Җиңү почмагы ясадылар.

   Үткән атнада  мәктәп укучылары, студентлар, шәhәр волонтерлары  концерт программалары белән  ветераннар янына килеп тордылар, үзләренең  чыгышлары белән бәйрәм кәефе керттеләр.

   Интернатта яшәүчеләр дә читтә калмадылар, Александр паркында  «Георгий тасмасы» дигән акция үткәрделәр.

«Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында» яшәүче ветераннарны социаль мәсьәләләр буенча Алабуга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Николаевна Рыбакова hәм шәhәр советы депутаты Михаил Игоревич Рождаев котлады. Алар Татарстан Республикасы президенты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан өч буын катнашында бәйрәм концерты карадылар.

Җиңү көненә багышланган чаралар дәвам итә.Алда әле иң мөхиме Җиңү көне- 9 май. Бу көнне интернатта яшәүчеләр hәм ветераннар “Җиңү мәйданына” барачаклар, сугышта hәлак булучылар мемориалына чәчәкләр куячаклар hәм Җиңү парады караячаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International