Татарстан Республикасының укыту системасы вәкилләре белән очрашу.

2018 елның 8 мае, сишәмбе

“Апрель” тернәкләндерү үзәгендә 35 Казан мәктәбенең директорлары белән очрашу булып узды. Соңгы вакытта үсешләрендә үзенчәлекләр булган күп кенә балалар гомуми белем бирү мәктәпләрендә,  гади классларда укыйлар. Ләкин гади балаларга туры килгән методикалар, үзенчәлекле балаларга туры килми.

“Апрель” тернәкләндерү үзәге специалистлары СД, ДЦП, аутист балалар белән ничек шөгылләнергә кирәклеге турында, нинди методикалар кулланып яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булу турында тәҗрибә уртаклаштылар.

Экскурсия вакытында балаларның көнкүрешен ничек структураларга, тәртипкә салуның төрле вариантлары күрсәтелде. Чөнки бала белән шөгылләнү урынын дөрес итеп оештыру нәтиҗәсендә үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларны уку урынына җайлаштырып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International