Ветераннарны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, “Исток- Башлангыч” директоры Елена Әхмәдҗанова сәламләде, кайнар котлауларын, җиткерде. Ветераннар “Ак калфаклы” ханымнар Гәүһәр Гыйрфанова һәм Розалия Зиятдинова такмаклар әйтте, җырлар җырлады һәм биеп тә алдылар. “Ак калфаклар” соңгы арада шәһәрдә узган төрле чараларда актив катнашалар. Менә бүген дә алар ветераннарны үзләренең чыгышы белән сөендерде. “Җиңү көне- авыр бәйрәм: куаныч та, сагыш ул ”, дип таралышты ветераннар. Бүген көн алар өчен бүләкләргә дә, хатирәләргә дә бай булды.