«Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләре “Ветераннар өчен чәчәк бәйләме” дигән иҗади конкурста актив катнаштылар. Конкурс Бөек Җинүнең 73 нче еллыгына багышлап, «Безнең Яшел Үзән» гәҗите тарафыннан уздырылды.
Балалар төрле материаллардан һәм төрле техникалардан кулланып, чәчәк композицияләре, котлау открыткалары эшләделәр. Иҗади эшләре аркылы балалар ветераннарга зур рәхмәт сүзләре әйтеп, саулык-сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.
Иң яхшы эшләрне ветераннар Советында бүләк иттеләр. Балалар шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар, ветераннар белән бергәләшеп легендар «Катюшаны» башкардылар.
Акция беркемне дә битараф калдырмады. Өлкән кешеләр игътибар өчен балаларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Әлеге акция ветераннарга карата ярдәм итү хисләрен уята, ихтирам хисләрен формалаштыра.
Ә иң яхшы авторларга - бүләкләр. Конкурсның җиңүчесе итеп “Гнездышко” приюты тәрбияләнүчесе Екатерина Абрамова танылды. Аңа оста куллары, талант һәм фантазиясе өчен иганәчеләр тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.