Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында "Канәфер чәчәге - Җиңү символы" дип исемләнгән дәрес

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

2018 елның 8 май көнендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында, тәрбияче Тимергалиева Л. "Канәфер чәчәге - Җиңү символы" дип исемләнгән дәрес үткәрде.

  Дәреснең максаты:

- декоратив - гамәли сәнгать аша балаларга патриотик тәрбия бирү; патриотик күзаллау булдыру; 

- тарихи истәлекләр аша Ватанга мәхәббәт тәрбияләү;

   Дәрес тәрбияче тарафыннан шигырь уку белән башланып китте. Ул балаларга канәфер чәчәге һәм аның кулланылышы турында сөйләде. Бу чәчәкне ут һәм ялкынга охшатувын әйтте. Җиңү бәйрәменең бәйрәмнәр арасында иң зур югарылыкта торуын билгеләп үтте. Иң әһәмиятлесе дәрес ахырындагы практик эш булды. Балалар зур кызыксыну белән канәфер чәчәге ясадылар. Кемдер кисте, кайсыдыр ябыштырды.

   Тәрбияче куйган максатына иреште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International