Бөек Ватан сугышында җиңү – җир йозендәге иң көчле hәм жиңелмәс халкыбызның батырлыгы hәм даны ул.
«Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары да бик күп сынаулар аша үтеп, Бөек Ватан сугышында дөньяны зур афәттән коткарып калып, туган илебезнең бәхетле тормышы хакына фидакарьләрчә хезмәт иттеләр.
Жиңү таңын якынайту өчен бик күпләр көч куйды. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең үзәк районында безнең тыныч тормышыбыз өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан 10 социаль хезмәтләр алучылары, мэгариф өлкәсендә эшләгән 21 тыл ветераныбыз - социаль хезмәтләр алучылары исән–сау гомер кичерэ.
«Доверие» үзәге белгечләре 8 нче майда хөрмәтле ветераннарны - Попова Ульяна Макар кызын hәм Низамов Локман Каюм улын Бөек Жиңүнең 73 еллыгы белән тәбрикләде, исәнлек-саулык, бәхет, иминлек hәм хәерле гомерләр теләде.