Иреклеләр елы кысаларында, Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге белгечләре Җәлил бистәсе “Җиңү Волонтерлары” белән берлектә “Җиңү агачы” Республика акциясендә катнаштылар. Акция Бөек Ватан сугышында җиңү яулауның 73 – еллыгына багышланды. Акцияның төп максаты – сугыш каһарманнарының батырлыклары истәлеген саклап калу. “Җиңү агачы” акциясе һәр елны бәйрәм алдыннан үткәрелә һәм яшьләрнең әхлакый һәм патриотик хисләрен тәрбияләүгә багышлана.