Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре Бузат чишмәсе территориясен жыештырдылар

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

“ Шәфкатъ” үзәге хезмәткәрләре “Бузат чишмәсе” территориясен  былтыргы яфраклардан, үләннән, пластик шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан, башка чүп-чардан  чистарттылар.Чишмә район халкы өчен яраткан ял итү урыны. Чишмәнең тирәсен пычратучылар да шушында ял итәргә килүчеләр.

Хөрмәтле райондашлар! Табигатьне гүзәл, матур итеп саклау өчен һәрбер кеше үзенең өлешен кертергә тиеш, һәрбер кеше үзенең туган җирен яратсын һәм киләчәге турында уйланып яшәсен иде.

“ Шәфкатъ” үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International