Балтач җирлегендә гомер итүче Мортазина Рокия Әхмәдулла кызына 10 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.