Сугыш эзләреннән

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

«Гнездышко» приютында Бөек Җиңү көненә багышланган зур бәйрәм узды.  Кыска мизгелгә генә балалар шул вакыттагы хәрби көннәргә чумдылар. Алар сугыш юллары белән Бресттан алып Ленинградка кадәр уздылар. Чара барышында документаль видеоматериаллар кулланылды, алар җиңүнең әһәмиятен тагын да үстерде. Шуны әйтеп үтәсе килә: балалар барлык җаваплылык һәм җитдилек белән  бәйрәмгә әзерләнделәр һәм катнаштылар. Балалар үз ихласлыклары белән олыларны шаккатырдылар. Чараның максаты - балаларның тарихи белеменәрен ныгыту һәм ватанпәрвәрлек хисләрен үстерү, ветераннарга карата хөрмәт уяту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International