Тыл хезмәтчәннәрен котлау.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

09 май 2018 нче ел., чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүгә тыл хезмәтчәннәре бик зур өлеш керткәннәр. Сугышның беренче көннәреннән  алар  «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән лозунгы астында хезмәт иткәннәр. Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре: Шайхразиев Шайхлагзам, Хайруллина Равза Валиевна, Аношкина Александра Ивановна, Вильданова Амина Сахабетдиновна. Алар батырлыкның, ныклыкның һәм хезмәт сөючәнлекнең ачык мисалы. Җиңү Көнендә алар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларга бәйрәм открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International