2018 елның 9 май көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле Волонтер” үзәге белән берлектә Бөек Жиңүнең 73 еллыгына багышланган парадта катнаштылар. Волонтерлар парадны һәм бәйрәм концертын оештыруга үз өлешләрен керттеләр. Шулайук парадка килгэн әби-бабайларны каршы алдылар, бәйрәм барышы буе ветераннар янәшәсендә булдылар.
«Ирекле Волонтер»үзәге бер бәйрәмдә генә түгел, ә ел әйләнәсендә ветераннарга ярдәм итеп тора. Аларның төп бурычы булып Бөек Ватан сугышы турында тарихи истәлекләрне саклап калу тора.