Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында спорт мәйданчыгы төзү.

2018 елның 15 мае, сишәмбе

  Картлар һәм инвалидлар йортында бик күп яшь инвалидлар яши. Мондый кешеләргә аралашу җитми.Сәламәтлекләре җитеп бетмәү сәбәпле, алар спорт комплексларында шөгыльләнә алмыйлар. Шуңа күрә Мамадыш инвалидлар һәм картлар йорты "Ритэк" социаль һәм мәдәни проектлар Конкурсының "Спорт" номинациясендә "Көчле рухлылар" проекты белән катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Проект волейбол мәйданчыгы төзү буенча эшләнгән.

   Бу проектны тормышка ашыру максатыннан төзү материаллары кайтарылды. Интернат хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр көче белән төзелеш эшләре башланды.

  Бу мәйданчыкны булдыру картлар һәм инвалидларның ялларын оештыруны файдалы һәм тулырак итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International