Халыкара гаилә көне уңаеннан, «Аленка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең котлавы

2018 елның 15 мае, сишәмбе

15 нче май 2018 нче ел, сишәмбе

  «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Нык гаилә» проекты кысаларында музыкаль хезмәткәр Гөлсинә Гәрәева  һәм тәрбиячеләр Гөлнара Диазтдинова,  Рәзилә Шәнгәрәева җитәкчелегендә 19 нчы «Аленка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр концерт куйдылар.

   Чараның максаты балалар һәм өлкәннәр арасында рухи-эмоциональ элемтә ныгыту , бәйрәм кәефе булдыру һәм  гаилә нигезен үстерү иде.

    Яшь башкаручылар әзерләгән концерт программасы «Минем гаиләм – минем шатлыгым» дигән темага багышланган. Сабыйлар тырышып һәм чын күңелдән җырлар җырладылар, кайгыртучан әни һәм көчле әти турында шигырьләр сөйләделәр. “Әби һәм бабайлар бакчасында нәрсәләр үсә” дигән шаян бию барсының да күңеленә хуш килде.

    Социаль хезмәт  алучылар  сабыйларның чыгышын җылы каршы алдылар,

бу балалар  чыгышында үзләренең оныклары һәм оныкчыкларын күргәндәй булдылар.

     Мондый чаралар өлкән буын кешеләренә үзләренең кирәклеген тою, ялгыз булмау, балалар һәм өлкәннәр арасында узара аралашу мөгаләмәсен булдыру, әби-бабай һәм оныклар арасындагы буыннар чылбырын ныгыту, психологик-климатны яхшыртуга ярдәм итә.

    Чарада 31 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International