15 май 2018 ел, сишәмбе
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап 5 енче шәһәр китапханә филиалы хезмәткәрләре белән “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Мин, син,ул – бергә тату гаилә” дип аталган фольклор утыру үткәрделәр. Бу бәйрәмнең катнашучылары булып “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре һәм аларның әти- әниләре булды. Зал халыкның көнкүреш һәм гамәли сәнгать предметлары белән бизәлгән иде. Балаларга чара барышында кызык булды. Бәйрәмнең уен өлешендә конкурслар күп булды: “Әйе- юк”, “Чәбәкәй”, “Булышучылар” һәм башкалар. Балалар шулай ук гаилә һәм хезмәт турында табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. 54 кеше катнашты.